Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта.
Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга,
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.
Кушымта:
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач, үскән бәбкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең,
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!
Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да,
Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан.
Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда,
Зарланмагыз бер дә язмышлардан".
Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чатымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.